Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
13 март 2019, 18:47

Шикәргә анализ тапшырганчы, сагыз чәйнәмәгез

Туклану кандагы шикәргә тәэсир итми калмый. Анализ тапшырыр алдыннан 8-12 сәгать ашамаска кирәк. Кичтән баллы, составында кофеин булган эчемлекләрдән тыелып торыгыз. Гадәттә, газсыз, балсыз коры су эчәргә киңәш итәбез.

Глюкозаны үлчәр өчен бармактан да кан алырга мөмкиннәр, шулай ук кан тамырыннан да алалар. Соңгысының күрсәткечләре ышанычлырак булып санала.


Моннан тыш кандагы шикәрне глюкометр ярдәмендә дә билгелиләр. Глюкометр – кандагы шикәр күләмен үлчәргә ярдәм иткән зур булмаган аппарат. Ул, гадәттә, шикәр диабеты белән авырган кешеләргә үз-үзләрен тикшереп тору, кандагы шикәр күләмен контрольдә тоту өчен кирәк. Глюкометр күрсәткечләре ярдәмендә генә диагноз куярга ярамый. Аның күрсәткечләре төгәл түгел. Сигез сәгать ашамыйча торганнан соң, анализларны бармактан алганда, сәламәт кеше өчен кандагы глюкоза күләме бер литрга 5,5 ммоль норма булып санала. Ә кан тамырыннан алынган анализда литрына 7 ммоль рөхсәт ителә. Дөрес, төрле лабораториядә күрсәткечләр аерылырга мөмкин. Глюкометрның да күрсәткечләре аерыла.
Читайте нас: