Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
13 март 2019, 18:33

Кызамыкның билгеләре салкын тигәндәге кебек: аны ничек аерырга?

Былтыр 47 илдә кызамык белән авыручы 82 меңнән артык кеше теркәлгән. Аларның 72се вафат булган.

Кызамык – көчле йогышлы чир, ул һава юлы белән күчә, хәтта вентиляция шахтасы юлы белән дә таралырга мөмкин.


Авыруның билгеләре салкын тигәндәге кебек, тән температурасы күтәрелә, авыз куышлыгы һәм өске тын юллары ялкынсына. Бу авыруга, конъюктивит өстәлергә мөмкин. Авыруның дүртенче, бишенче көннәрендә генә кызамыкның төп билгеләре – тәнгә тап-тимгелләр чыга башлый. Кызамык өзлегүләр белән куркыныч, еш кына үпкә ялкынсынуга китерә. Нерв системасына зыян килеп кешенең инвалид калуы мөмкин, кызганыч, үлем очраклары да бар. Олыларда авыру аеруча катлаулы уза.


Авырудан саклануның иң ышанычлы һәм бердәнбер юлы – кызамыкка каршы прививка ясату. Аны гадәттә балага бер яшьтә һәм кабат алты яшьтә ясыйлар. Шул прививка нәтиҗәсендә барлыкка килгән иммунитет кешене гомер буена авырудан сакларга сәләтле. Әлеге прививканы сырхауханәләрдә бушлай ясыйлар.Кызамыкка каршы җитештерелгән прививкалар куркынычсыз санала.

Читайте нас: