Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
13 март 2019, 15:41

Альцгеймер авыруы янамас, әгәр дә...

Альцгеймер авыруы янамасын дисәгез, яшел чәй эчегез һәм кишер ашагыз.

Нәкъ менә алар әлеге куркыныч авыруны туктатырга сәләтле икән. Бу хакта күп тикшеренүләр үткәргән галимнәр хәбәр итә.
Хәтер начарлану - Альцгеймерның беренче билгесе. Аны көтеп тормыйча, яшел чәй белән кишерне рационга кертү зарур, ди алар.
Кимерүчеләрдә тәҗрибә үткәрү исә әлеге продуктларның баш мие эшчәнлеген яхшыртуга искиткеч зур йогынты ясавын дәлилләгән. Хәтта инде авыру тычканнар да бу рәвешле өч ай тукландырылганнан соң, тулысынча сәламәтләнгән.
Менә шулай, дуслар, сау-сәламәт булу өчен ат хакы торган кыйммәтле дарулар эзлисе дә юк!

Читайте нас: