Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
11 март 2019, 13:36

Яман шешнең биш билгесе

Белгечләр яман шешнең биш билгесен әйтә, аларның берсе генә күзәтелсә дә табибта тикшерелергә кирәк.

Ашказаны эшләмәү яки даими рәвештә сару кайнау, шулай ук азыкны йотканда авырту билгеләре табиб янына бару өчен сигнал булып тора.


Ашаганнан соң эч кабару гадәти күренеш булырга мөмкин, чөнки бу организмның азык-төлеккә реакциясе, әмма әлеге симптом онкологиянең бер юнәлеше турында да кисәтү булып тора.


Шулай ук исемлектә эч кату һәм эч китү кебек симптомнар да бар.


Белгечләр тәндә булган миңнәрне мәҗбүри рәвештә тикшерергә киңәш итә.


Сәбәпсезгә авырлык кими башласа да сагаерга кирәк.


Вакытында дәваланып, чирдән арынып була, соңга калып үкенерлек булмасын.


Сәламәт булыгыз!



Читайте нас: