Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
6 март 2019, 17:57

"Эриспирус" эчмәгез!

"Росздравнадзор" гамәлдәге янә бер препаратны сатуны тыйды.

"Эриспирус" - ринофарингит, ларингит, отит, бронхит, астма кебек авырулар булганда билгеләнә торган препарат. Аның составында да фенспирид дигән матдә бар. Бу инде "Росздравнадзор" тарафыннан тыелган өченче препарат. Моңа кадәр "Эреспал" һәм "Эпистат" дигән ютәл дарулары сатудан алынган иде.

"Эриспирус"ның барлык формаларын да сәүдә базарыннан алачаклар. Сәбәбе шул ук - тикшеренүләр даруның составындагы фенспиридның йөрәккә зыяны барлыгын күрсәткән.
Читайте нас: