Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
5 март 2019, 15:30

Аш содасы дәвалый да!

Коры ютәл борчыганда 1 стакан җылы сөткә 1 чәй калагы аш содасы салып болгаталар һәм акрынлап эчәләр.

* Конъюнктивит булганда мамык дискны содалы эремәдә чылатып күзне сөртеп алалар.


* 0,5 чәй калагы соданы суга болгатып эчү аритмия өянәген баса.


* 0,5 чәй калагы сода белән 1 чәй калагы тозны 1 литр кайнар суга салып болгаталар. Эремәне транспортта барганда күңел болганса, агуланганда һәр 5 минут саен 1әр аш кашыгы эчәләр.


* Тирләгәндә содалы эремә белән юыну тир бизләренең эшчәнлеген киметә.


* Урт ялкынсынганда да авызны содалы эремә белән чайкатырга киңәш ителә.


* Ашказаны эшчәнлеге бозылганда 1 стакан сөткә 2 чеметем сода салып эчәргә була.


* Аш содасы аяктагы гөмбәчекләрне дә үтерергә сәләтле. Аның өчен 1 аш кашыгы соданы аз гына суга салып болгаталар һәм шуны гөмбәчек зарарлаган урыннарга сөртәләр.

Читайте нас: