А витамины җитми икән, күзләрдә корылык барлыкка килә, аз гына караңгыда да күрми башлый, тын юллары, ашказаны чирләре калкып чыга, тире бозыла, хәл бетә. Бу проблемаларны җайга салу өчен кишер, йомырка, балык, кызыл һәм сары төстәге яшелчә белән туклану киңәш ителә. А витамины шулай ук яшел суган, петрушкада, гөлҗимештә, сырганакта күп.
В витаминының организмда тиешле дәрәҗәдә булмавы йоклый алмауда, тиз ярсып китүдә, хәлсезлектә, баш авыртуда, конъюнктивит, дерматит чирләре барлыкка килүендә, авыз бозылуда, йөрәк тибешенең ешаюында чагыла. Кышын антибиотиклар белән дәваланган кеше аңа аеруча мохтаҗ. В витамины сөт азыкларында, кыяклы үсемлектә, әчеткедә күп.
С витамины аз икән, кеше хәлсезлектән йончый, күрү сәләте начарая, теш казнасы каный. Бу проблемаларны бетерүдә иң зур ярдәмчеләр – цитрус җимешләре, тозлы кәбестә, туңдырылган җиләк-җимеш, гөлҗимеш.
Д витаминын "кояш витамины" дип йөртәләр. Кышкы озын төннәрдән, яктылык җитмәүдән организмда аның күләме нык кими. Нәтиҗәдә сөякләрнең торышы начараюы, мускулларның көчсезләнүе, кан әйләнешенең түбәнәюе, матдәләр алмашынуының бозылуы мөмкин. Д витамины балыкта, ак майда, сырда, сөттә күп. Шул ук вакытта саф һавада ешрак йөрергә кирәк – уңай нәтиҗә озак көттермәс.
Е витамины (токоферол) яз мизгеле белән бигрәк тә аваздаш, чөнки яшәртү, бизәү көченә ия. Ул – көчле табигый антиоксидант. Организмда бу витаминның тиешле күләмдә булмавы гомуми сәләмәтлектә, тиренең, чәчнең, тырнакларның торышында чагыла. Токоферол иммунитетны ныгыта, мускуллар эшчәнлеген көйли. Үсемлек мае, чикләвек, йомырка сарысы, гөлҗимеш, чи балан Е витаминына аеруча бай.