Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
26 февраль 2019, 12:16

Депрессиядән йөгереп качып була!

Көненә 15 минут кына йөгерү дә депрессиядән коткара икән.

Моны галимнәр 600 мең кеше катнашлыгында тикшеренүләр үткәреп дәлилләгән.

Аз кыймылдаучыларга стресс, депрессия ише заман афәтләре тиз ябыша, ди. Ә менә көненә 15 минут йөгереп, яки тиз адым белән саф һавада йөреп керүчеләр өчен бу хәвеф күпкә кими. "Хәрәкәттә - бәрәкәт" ди бит халык.

Саф һавада башка төрле физик эшләр башкару да бик файдалы. Кар көрисезме, бакчада эшлисезме - болар барысы да организмга уңай тәэсир итә. Әлбәттә, эш артык көчергәнеш белән ашыгып башкарылырга тиеш түгел.
Читайте нас: