Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
25 февраль 2019, 13:47

Теш сызлавын ничек басарга?!

Их ул теш сызлаулары… Йөрәккә тия, үзәккә үтә торган нәрсә! Элек борынгылар кемгәдер бик ачулары килгәндә “Тешең сызласын!” – дип юкка гына әйтмәгәндер.

Табибка барганчы авыртуны ничек басарга, иртәнгә кадәр ничек түзәргә дигән сорау һәркемне борчырга мөмкин. Бу уңайдан берничә киңәшкә колак салыгыз.


* Теш сызлавын гап-гади канәфер белән басарга мөмкин. Аны авырткан теш белән чәйнәп, уртка кысарга кирәк. 15 минуттан авырту басылырга тиеш.


* Авыз куышлыгын ромашка, эвкалипт, шалфей, бөтнек төнәтмәләре белән чайкауның да файдасы тия.


* Теш сызлый башлауга чәй содасы һәм тоз кушылган (1 стаканга 1 чәй калагы сода һәм шулкадәр үк тоз) җылымса су белән авызыгызны яхшылап чайкатыгыз.


* Пихта, камфора, канәфер маена мамык яисә марляны манып, 15 минутка сызлаган тешкә куярга кирәк.


* Эвкалипт, валериан яисә прополисның спиртлы төнәтмәсе дә сызлауны басу үзенчәлегенә ия.


* Прополисны авырткан тешкә сылап куйсагыз, ул ялкынсынуны баса.


* Теш сызлавын ибупрофен, нурофен кебек дарулар да баса. Тик аларны еш эчәргә ярамый, кулланыр алдыннан инструкциясен яхшылап укыгыз.





Читайте нас: