1 февральдән алып 8 февральгә кадәр грипп белән авыручылар теркәлмәгән, лаборатор расланган.
ОРВИ белән авыручылар санының эпидемиологик дәрәҗәсе 2,0гә арткан. Халыкка киңәш ителә:
авыру кешеләр белән бәйләнеш булдырмаска;
авыруга 1 метрга якын килмәскә тырышырга;
авыру кешеләр белән аралашканда битлек кияргә;
инфекциянең таралуын булдырмау өчен, кулларны сабын яки бактериаль чаралар (спиртлы эретмәләр) белән юарга;
ютәлләгәндә hәм тoчкергәндә, бер тапкыр кулланыла торган яулыклардан файдаланып, вакытында борын hәм авызны капларга;
бинаны даими җилләтеп торырга;
күз, борын hәм авызга пычрак куллар белән кагылмаска;
сәламәт яшәү рәвеше алып барырга (туйганчы йоклау, саф hава, актив ял, балансланган, витаминнарга бай ризык), болар организмга теләсә нинди инфекцияләргә каршы көрәшергә ярдәм итәчәк.
«Башкортстан Республикасында Гигиена hәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Бәләбәй районара филиалы врач-эпидемиологы.