Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
15 февраль 2019, 12:00

Радий Хәбиров күчмә медицина комплексы белән танышты

Новгород өлкәсе тәкъдим иткән пилот проекты зур кызыксыну тудырды.

"Сочи-2019" Русия инвестиция форумының беренче көнендә Радий Хәбиров Новгород өлкәсе хакимиятенең һәм «ПМК-МЕДЭК» медицина компаниясенең пилот проекты - күчмә медицина комплексы белән танышты.

Новгород өлкәсе губернаторы Андрей Никитин Радий Хәбировка күчмә медицина комплексының авыл җирлегендә яшәүчеләргә төрле медицина хезмәте күрсәтү мөмкинлекләре турында сөйләде. Бу комплекс заманча медицина корылмалары белән җиһазландырылган, лицензия һәм уңай мохит таләпләренә җавап бирә.

Радий Хәбиров биредәге җиһазларның комплекслы булуы, мобиль рентген-аппарат, маммограф кую мөмкинлеге, пациентларны нинди белгечләр кабул итүе белән кызыксынды.

Күчмә медицина комплексында терапевт, уролог, гинеколог, невролог, офтальмолог, УЗИ табибы эшли. Алар көненә 40 кешене кабул итә ала һәм үз юнәлешләре буенча авыруларны иртә ачыклый алачак.
Читайте нас: