Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
12 февраль 2019, 11:48

Каринэ Хәбирова "Игелекле донор" акциясендә катнашты

11 февральдә Башкортстанда кан тапшыру буенча "Игелекле донор" акциясе старт алды. Аны республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның җәмәгате Каринэ Хәбирова, "Бердәм Русия"нең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Рөстәм Әхмәдинуров, Хөкүмәт вице-премьеры вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова һәм башка мәртәбәле кунаклар хуплады.

Башкортстан җитәкчесенең җәмәгате беренче тапкыр гына кан тапшырмый.

"Әгәр синең каның туры килә икән, ул кешенең гомерен саклап кала ала. Өстәвенә, донор булу организм өчен дә файдалы», - диде Каринэ Хәбирова.

Республика кан тапшыру станциясе баш табибы Рамил Хәмитов сүзләренә караганда, Башкортстанда учреждениенең сигез филиалы эшли. Шуларның җидесе акция кысаларында донорларны кабул итәчәк. Ел саен кан һәм аның компонентлары 80 мең ирекле кеше тапшырырга әзер.

"Идея авторы — Русия сәясәт мәктәбен тәмамлаган, "Безнең киләчәк" фонды җитәкчесе Гөлнара Хәмиева. Акция бер елга, ягъни 2020 елның 11 февраленә кадәр исәпләнгән. Ул ирекле башлангычларда кешеләр гомерен коткарырга бушлай әзер булачак донорлар санын арттырырга ярдәм итәр дип уйлыйм", — диде Рөстәм Әхмәдинуров.

Партиянең матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, акциядә катнашу өчен 18 яше тулган ражданнар чакырыла. Моның өчен Уфада яки аның филиалларына кан бирү станциясенә килергә, штамп куйган махсус купон алырга һәм конкурсны үткәрү чорында 15 донация җыярга кирәк. Купонны Уфа шәһәре, Батыр урамы, 41/1 адресы буенча тапшырырга яки аның скан яисә фотосын [email protected]. адресына җибәрергә кирәк.

Беренче 100 катнашучы гарантияләнгән призлар — велосипедлар алачак. Суперприз - Сочига юллама.
Читайте нас: