Якты юлдан
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
11 февраль 2019, 14:58

Ютәлләмәгез!

Сезнең өчен берничә киңәш, кулланып карагыз, бәлки файдасы тияр.

- Уртача зурлыктагы 2-3 суганны вак итеп турап, чирек стакан шикәр комы, 1 стакан тулар-тулмас су кушып, 15-20 минут кайнатып ясаган төнәтмәне һәр өч сәгать саен 1 аш кашыгы эчәргә кирәк.


- Алоэ үпкә ялкынсынганда, ютәл озак дәвам иткәндә һәм бронхит белән авырганда кулланыла. Моның өчен ярты стакан суга 300 грамм бал һәм алоэ яфракларын салып, ике сәгать сүрән утта кайнаталар.


- Көнгә 5-6 тапкыр ярты стакан сөткә ярты стакан яңа сыгылган кишер согы салып эчсәң, йөткерүдән дәваланып була.


- Томау төшкәндә борынга яңа сыгып алынган чөгендер согы тамызырга киңәш ителә.

Читайте нас: