Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
6 февраль 2019, 14:39

Каз маеның файдасы

Халык медицинасында каз маеннан ясалган рецептлар төрле авыруларны дәвалау өчен кулланыла. Бу продукт мазь буларак та, төнәтмә буларак та бик файдалы.

Ютәлдән. Ютәл вакытында, үпкә һәм бронхлар авырулары вакытында махсус төнәтмә ясыйлар. Кирәкле ингредиентлар: бал – 100 г, эретелгән каз мае – 100 г, аракы – 100 мл. Барысын бер савытта бутарга һәм бер атнага караңгы урынга куярга кирәк. Әзер төнәтмәне ютәл беткәнче, һәр көнне бер аш кашыгы эчәләр. Даруны суыткычта саклыйлар. Сироп эчүне күкрәккә мазь сөртү белән дә аралаштырып була. Моның өчен балавыз һәм каз маеннан мазь әзерләргә кирәк. Компонентлар 4:1 исәбеннән алына. Балавызны эретеп каз мае белән берләштерәләр. Катнашманы, йөрәк өлешенә тимичә генә, күкрәккә сөртәләр. Мамык шәл яки җылы шарф урарга кирәк.
Буыннар өчен. Буыннар авыртуын махсус мазь ярдәмендә дәваларга мөмкин. Ингредиентлар: каз мае – 50 г, камфора мае – 10 тамчы. Әзерләү: каз маен парда эретергә һәм камфора маен кушарга. Буыннарга һәркөн төнгә каршы әзер катнашманы сөртергә. Уңай нәтиҗәләр ун көннән соң беленәчәк. Мазьне суыткычта саклыйлар.
Ашказаны авырулары. Төнәтмә. Әлеге продуктны ашказаны җәрәхәтен дәвалау өчен кулланалар. Каз мае әлеге файдалы төнәтмәнең төп компоненты булып тора.
Ингредиентлар:
Эретелгән каз мае – 3 аш кашыгы;
Алоэ яфраклары – 2 данә;
Шәраб (коры) – 3 аш кашыгы.
Алоэ яфракларын вак итеп турарга, каз мае өстәргә һәм яфраклар согын чыгарганчы 1 сәгать көтәргә. Барлыкка килгән массага шәраб өстәргә һәм тагын 1 сәгать тәнәтергә кирәк. Төнәтмәне көнгә ике тапкыр берәр кашык эчәргә. 20 көн кабул иткәннән соң җәрәхәт төзәлергә тиеш.
Тән пешкән вакытта. Каз маен яра төзәлгән вакытта гына кулланырга киңәш ителә. Мазь әзерләнү өчен 100 - грамм каз мае, бер аш кашыгы сырганак мае кирәк. Катнашманы җәрәхәтләнгән урынга иртән һәм кич сөртәләр, өстен бәйләвеч белән каплап куялар. Процедураны яра тулысынча төзәлеп беткәнче эшлиләр.
Читайте нас: