Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
4 февраль 2019, 14:17

Россиядә яман шеш белән авыручылар саны арткан

2018 елда Россиядә онкология авыруларының 617 мең яңа очрагы ачыкланган. Бу 2017 елга караганда 20 меңгә күбрәк.

Хәзерге вакытта илдә онкологик исәптә 3,63 млн кеше тора. Шул ук вакытта авыручылар санының артуы күбесенчә яман шешне алдан ачыклауны яхшырту белән бәйле, дип билгеләп үтелә хәбәрдә.


2018 елда дөньяда онкология авыруларының 18 миллионнан артык яңа очрагы ачыкланган. Яман шештән якынча 9,6 млн кеше үлгән. Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көне бүген, 4 февральдә, билгеләп үтелә.
Белгечләр әйтүенчә, авыру таралу сәбәпләренең иң күбесе тәмәке тарту һәм симерү.
Читайте нас: