Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
1 февраль 2019, 16:38

Эчәргәме, эчмәскәме?

Начар эшкәртелү сәбәпле, өлкәннәргә сөт эчмәскә киңәш ителә, дип ишеткәнебез бар. Бу чыннан да шулаймы?

Сөт шикәре (лактоза) кеше организмы тарафыннан чынлап та начар эшкәртелергә мөмкин. Ләкин бу һәркемгә дә кагылмый. Мәсәлән, бер стакан сөт эчкәннән соң үзегезне яхшы хис итәсез икән, димәк, организмыгыз аны яхшы эшкәртә һәм сез сөтне көн саен эчә аласыз дигән сүз.


Әгәр сөт шикәрен эшкәртү белән бәйле проблемалар килеп туса, әче сөт эшләнмәләренә (кефир, катык, йогырт һ.б.) өстенлек бирергә кирәк. Иң мөһиме, шуны онытмагыз: теләсә кайсы сөт ризыгы, ничә яшьтә булуга карамастан, һәркемнең көндәлек рационында булырга тиеш.

Читайте нас: