Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
31 гыйнвар 2019, 14:52

Дөрес туклану буенча иң яхшы 12 киңәш

Туклану бүленгән булырга тиеш, ягъни еш hәм аз-азлап. Ким дигәндә, көненә 4-5 тапкыр hәм зур булмаган порцияләр белән.

Йокы алдыннан күп ашамагыз.


Аяк өсте ашау гадәтен онытыгыз.


Беркайчан да артыгын ашамагыз. Кайбер белгечлeр ашар алдыннан билне каеш яки бау белән бәйләргә киңәш итә.


Көн саен күп күләмдә чи яшәлчә һәм җиләк-җимеш кулланыгыз.


Ашар алдыннан һәм ашаган вакытта су эчегез. Көн дәвамында җитәрлек күләмдә чиста эчәр су эчегез.


Майлы ризыкны рационыгыздан алыгыз.


Камыр ризыклары, тәм-том, алкоголь куллануны чикләгез.


Тоз, тәмләткечләр куллануны чикләгез.


Туклануны төрлеләндерү. Төп шарт —кеше өчен кирәк булган полибаетылган май кислоталары, микроэлементлар, макроэлементлар, витаминнар, минераль матдәләр hәм алыштыргысыз аинокислоталар алу. Сезгә кирәкнең барысы да яшелчә, җиләк-җимеш, кыяклы hәм кузаклыларда бар.


Хәтта эсседә дә әгәр сез лимонад яки сыра турында хыялланасыз икән, ике стакан су эчеп куегыз hәм сез сыраның да, лимонадның да хәтта бушлай кирәк түгеллеген аңлаячаксыз.


Ашкайнату өчен күңелле атмосфера тудырып, рәхәтләнеп ашагыз.

Читайте нас: