Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
29 гыйнвар 2019, 12:05

Банан кем өчен зарарлы?

Банан - Россиядә иң еш сатып алына торган җиләк-җимешләрнең берсе. Нигездә, чөнки алар туклыклы һәм татлы. Тик сәламәт туклану өлкәсендәге экспертлар шуны искәртергә карар иткән: бананнар бөтенләй үк зарарсыз түгел икән, һәм кайберәүләрнең сәламәтлекләре белән проблемалар булганда, аларны кулланмау яхшырак.

Авырлык арту хәвефе: банан - диетик ризык түгел, чөнки аңарда калорий һәм углевод шактый.


Кан тамырлары белән проблемалар булганда зыянлы. Банан инфаркт яки инсульт кичергән, шулай ук тромбофлебиттан яки варикоздан җәфа чигүче кешеләр рационында булырга тиеш түгел.


Авырту килеп чыгарга мөмкин. Банан авырту, баш, теш яки ашказаны авыртуы чыганагы була ала.


Эч күбәргә мөмкин. Бананнар акрын эшкәртелә.


Канда шикәр күләмен арттыра. Диабет белән интегүчеләргә көн буена аз-азлап бер банан гына ашарга киңәш ителә.

Читайте нас: