Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
25 гыйнвар 2019, 15:00

Россиядә гриппка каршы яңа вакцинага күчәргә ниятлиләр

Роспотребнадзор һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы гриппка каршы яңа вакцинага күчү планын раслады. Анда В гриппының дүртенче антигены керәчәк. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Вакциналар грипп вирусының А(H1N1)09, A(H3N2) актуаль штаммнарын һәм ике линиясен үз эченә ала. Яңа вакцинага 2019-2021 елларда күчү күздә тотыла.


Моңа кадәр Россиядә гриппка каршы өч компонентлы вакциналар гына кулланыла иде, дип искәрттеләр министрлыкта.


«Алдынгы технологияләр куллану ярдәмендә гриппка каршы квадривалент вакциналар булдыру — Россия фәненең сизелерлек уңышы», - диелә ведомство хәбәрендә.

Читайте нас: