Русия Оборона министрлыгында билгеләүләренчә, һәр ел саен 135 мең призывник, дөрес тукланмаганлыктан, ил алдында хәрби бурычын үтәүдән азат ителә. Тәгаенрәк әйткәндә, бу егетләрнең гәүдә авырлыгы нормадан артык.
3нче дәрәҗә симезлек авыруыннан интегүчеләр хәрби хезмәткә бөтенләй чакырылмый икән. Ә андыйларның саны елдан-ел арта. Ә элегрәк артык нык ябыкларны "откормга", ягъни яхшылап ашату рационына куялар иде.