Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
23 гыйнвар 2019, 16:50

"Яман чирдән иң яхшы дәва - аяк астыбызда ук үсә икән!"

Табиблар чирне соңгы стадиядә инде дәвалап та тормыйлар, фәлән көн яки фәлән ай гомере калган дип, авыруны тизрәк өенә озаталар. Мондый очракта өметсезлеккә бирелмичә, үлән белән дәвалаучыга (күрәзәчегә түгел!) барып күренеп кайтырга кирәк. Мин беренче тапкыр чирләгәч үк шундый кешегә бардым. Ул миңа галәмәт сасы, үләксә исе килеп торган сыеклык бирде, һәм түндербаш үләне белән дәваланырга, 3 курс үткәч, кабат килергә кушып озатты. Ничек, күпме эчәргә кирәклеген язып бирде. 240 көнгә сузылган дәвалану курсларын үтеп беткәч, сул күкрәгемдәге шешләр, төерләр бөтенләй юкка чыкты.

Беренче курсны эчкәч, яман шеш вирусы үрчеми башлый, икенче курсны эчкәндә вируслар үлә. Өченче курс инде сәламәтлекне ныгыту өчен эчелә. Тик аны сусынның өй шартларында ясалган, кызыл төстәге төнәтмәсе белән бергә эчәргә кирәк. Үләннәрне эчеп, бер сәгать үткәч, 3 процентлы водород перекисе эчәргә тәкъдим ителә. Шунысы бар, түндербаш (болиголов) яман шештән генә түгел, дистәләгән авыр чирдән дәва. 240 көн эчендә мин моңа тәмам ышандым. Тагын бер нәрсәгә: дәва барышында чир көчәя икән, дәвачы миңа моннан куркырга кирәкми, шул рәвешле чир белән дару көрәшә, дәвалануны туктатасы түгел диде.+ Яман чир каршында медицина әле бик көчсез. Үләннәр белән эш итүче халык дәвачылары һәр районда бар. Табиблар шул чирне сездә таба икән, һичшиксез, бу үләнчеләрне эзләп табарга кирәк. Сусын (сабельник) (сазкылыч үләне дип тә йөртәләр) төнәтмәсе өчен аның яфракларын – июльдә, ә тамырларын көзен җыялар. Төнәтмә яман шешнең элпәсен юкарта (түндербашка дәваларга юл ача), шешнең бүтән органнарга таралуыннан саклый. Түндербаш төнәтмәсе белән шулай ук ишәк колак (окопник) үләненнән ясалганын да эчәләр. Ул шешләрнең тизрәк суырылуына ярдәм итә. Аның тамырын иттарткычтан чыгарып, 21 көн аракыда төнәтәсе. Шуннан ул желатин, җилем кебек куера. Бу үләннәр аптекада сатыла, ләкин үзең җыеп ясасаң, төнәтмәләре куәтлерәк була. Сүз уңаеннан шунысын да әйтим әле, сусын үләне онкологик чирдән генә түгел, ревматизм, полиартрит кебек буын чирләреннән дә дәвалый. Тик бер эчә башлагач, өзмичә 3 ай эчәргә кирәк. Ишәк колак төнәтмәсен сөяк сынганда эчкән һәм компресс ясаган кешеләрнең сөякләре тизрәк ялгана. Кыскасы, бу өч дару үләне могҗизалар ясарга сәләтле. Шулар белән 3 курс дәвалангач, үзеңдә бик зур көч-куәт сизәсең, тик 3 курсны да үтмәсәң, чир бөтенләйгә чигенми. Чир алдында башыгызны ияргә ашыкмагыз.


Игътибар! Бу тәкъдимнәрне кулланыр алдыннан табиб белән киңәшеп алыгыз!


Язилә САБИРОВА

Читайте нас: