Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
23 гыйнвар 2019, 15:23

Салкыннарда өшүдән сак булыгыз!

“Роспотребнадзор” идарәсе русиялеләргә салкын көннәрдә өшемәс, аяк-кулларын туңдырмас өчен тәмәке тартмаска һәм спиртлы эчемлекләр кулланмаска, иркен, җылы кием кияргә киңәш итә.

Белгечләр тыгыз, дымлы аяк киеме, тар өс киемнәре кию, талчыккан, ач, озак хәрәкәтсез һәм уңайсыз хәлдә булу туңуга китерергә мөмкин, дип кисәтә.

Кичергән авырулар нәтиҗәсендә организмы какшаган кешеләр дә тизрәк өши. Моннан тыш, салкында тәмәке тарту һәм алкоголь куллану да еш кына фаҗигале нәтиҗәләргә китерә.

Түбән температураларда биялиләр, бүрек һәм шарфсыз йөрмәскә, урамга чыгар алдыннан ашарга, туңа башлавыңны сизсәң, шунда ук җылы бинага керергә киңәш ителә.

Аяклар туңган очракта, урамда аяк киемен салырга ярамый, чөнки алар шешәргә мөмкин. Куллар туңган очракта, аларны култык асларына кертеп җылытып була.

Читайте нас: