Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
22 гыйнвар 2019, 12:14

Республикага грипп килде

Быел эпидемиологлар грипп вирусының берьюлы өч штаммын терки. Бу атна эчендә сезонлы инфекция белән авыручылар саны шактый арткан.

"Республикага грипп килде. Һәм бу әле авыруның башы гына. Узган атнада 9 очрак теркәлгән. Әле грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны – 12980 кеше, шуларның 60 проценты — балалар”, — ди республиканың баш санитар табибы Евгений Степанов.

Табиб сүзләренә караганда, эпидемия чиге әлегә нибары 10 процентка арткан. Узган елда 23 мең кеше пневмония белән авырган. Ел саен бу сан арта бара. Шуңа күрә авырган очракта үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә ярамый.

Белгечләр фаразлавынча, авыруның иң кискен чоры февраль-март айларына туры киләчәк. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: республика халкының 45 проценты гриппка каршы прививка ясаткан.

Читайте нас: