• Әгәр дә тешләрегез кыек булганыннан кыенсынасыз икән— юкка гына. Әгәр алар сау-сәламәт һәм тәрбияле икән, дефектны беркем дә сизмәс.
• Иң мөһиме — сулышыгыз саф булсын. Тешләр сау-сәламәт булсын өчен көн саен иртә белән алма ашарга һәм минераль су эчәргә кирәк. Әгәр бу ярдәм итми икән, стоматолог белән киңәшләшегез.
• Стоматологка ярты ел саен күренеп торырга онытмагыз.
• Теш щеткасын өч ай саен алыштырып тору мөһим, аның уртача катылыктагысын сайлагыз.
• Теш чистартуны музыка астында башкарсагыз, бигрәк күңелле булыр. Радионы кабызыгыз да, җыр тәмамланганчы теш чистартыгыз. Шул арада биеп басып торсагыз — гәүдәгез дә сылу булыр.
• Елмайган чагында кеше бәхетле була. Ә аны матур һәм сәләмат тешләр чын-чынлап бәхетле итә ала. Әгәр сезгә әлеге минутта күңелсез икән— елмаегыз! Ышаныгыз —тирә-як ямьләнеп киткән кебек булыр. Тешләрдә бераз дефект булуның гына беркемне дә бәхетле булудан мәхрүм иткәне юк әлегә.
• Ешрак елмаегыз, елмаю сезгә шундый килешә!