Җәяү йөргән вакытта синең организмда бик күп мускуллар эшли, ә бу, әлбәттә, безнең тәнебез өчен бик яхшы. Ә иң мөһиме акча түләргә кирәкми. Мәсәлән, мәктәп, түгәрәк, театр яисә очрашуга барган вакытта, такси чакыртмыйча, җәяү барырга уйласаң, ике куянны бергә тотасың дигән сүз. Ә син гадәттә кайларга барасың һәм якынча ничә чакрым юл үтәсең?