Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
18 гыйнвар 2019, 18:47

Җитен маеның кыйммәте

Җитен маеның тәме бөтен кешегә дә ошап бетми. Ләкин бу кечкенә генә минус майның файдасы янында тагын да кечерәеп кала.

Җитен маеның кыйммәте аның составында файдасы бәһаләп бетергесез май кислоталарының күплеге белән билгеләнә. Аларны кеше организмы үзе эшләп чыгара алмый, фәкать ризыктан гына ала. Шушы кислоталар җитеш булганда биохимик процесслар дөрес үтә, шунлыктан кеше озак вакыт матур, сәламәт һәм яшь булып яши ала.


Файдасы нидә?

Әгәр озак вакыт ризык сыйфатында җитен мае куллансаң, организм үзеннән-үзе яшәрүгә көйләнә:


* кан тамырларын тыгылдыра торган начар холестерин микъдары кими;

* канның ябышкаклыгы кими төшә, димәк, тромблар ясалу, инфаркт, инсульт ихтималы да азая;

* яман шеш авырулары, бигрәк тә күкрәк бизе, туры эчәк рагы барлыкка килү куркынычы кими;

* ашказаны җәрәхәте тизрәк төзәлә;

* гормоннар тәртипкә килә;

* ирләрнең ирлек белән бәйле проблемалары уза;

* күрем алдыннан була торган халәт һәм ырудан калу (климакс) җиңелрәк кичерелә;

* организмның чирләргә каршы торучанлыгы, иммунитеты ныгый;

* аяк-куллар, буыннар яхшырак эшләп китә, әкренләп артрит билгеләре дә югала;

* организмның аллергиягә бирешүчәнлеге кими төшә;

* өлкән яшьтәге кешеләрнең баш мие эшчәнлеген яхшырта;

* нерв системасын тынычландыра;

* организм матдәләр алмашу калдык-ларыннан җиңелрәк арына; агулы матдәләрдән, зарарлы утырымнардан чистарына;

* май катламы әкренләп сыза башлый; ябыгу механизмы эшләп китә;

* күзәнәкләрнең яңаруы тизләнә.

Читайте нас: