Кальций организмга нинди дә булса ризык белән кергәндә тагын да яхшырак үзләштерелә. Бу уңайдан куллану өчен кальций төнәтмәсе, икенче төрле әйткәндә, кальциумит ясарга мөмкин. 10 лимон, 6 йомырка, 300-400 грамм юкә балы, 3/4 стакан коньяк алына.
Төнәтмә болай әзерләнә: ак кабыклы юылган чи йомыркаларны банкага салып, өстенә сыгылган лимон согы агызалар. Банканың өстен марля белән каплап, кара кәгазьгә төрәләр һәм салкынча, коры, караңны урынга куялар. Йомырка кабыгы 5-8 көннән эрергә тиеш. Балны ут өстендә тотып, аз гына сыекландырып алалар. Суынгач, катнашмага салалар, аннары шуңа коньяк агызалар. Килеп чыккан даруны караңгы шешәгә бушаталар һәм шулай ук салкынча, караңгы урында саклыйлар (яктылык кальцийны эретә). Төнәтмәне көнгә 3 тапкыр (ашаганнан соң) 1 десерт кашыгы эчәләр.
Истә тотыгыз: кальциумит өч-дүрт атнадан искерә башлый, димәк, яңасын әзерләргә вакыт.
Зарары булырга мөмкин. Табиб белән киңәшләшү зарур.