- Гранат суы. Кан тамырлары, йөрәк эшчәнлеге өчен файдалы, гипертония һәм анемиядән ярдәм итә.
- Бөтнекле чәй. Ашказаны согы бүленеп чыгуны көчәйтә, тынычландыра, кан басымын төшерә, йокысызлыкка каршы көрәшә.
- Алма суы. Бавыр, бөер һәм бәвел куыгы эшчәнлеге өчен файдалы.
- Мүк җилге морсы. С витаминына бай, иммунитетны ныгытырга булыша, температураны төшерә.