Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
16 гыйнвар 2019, 16:05

Сырганак шифасы

Сырганак куагына күз салсаң, әйтерсең лә, ботакларына меңләгән сап-сары “нәни кояш”лар тезелешкән! Матурлыгы – исең китәрлек! Сырганакны карап үстерү артык мәшәкать тудырмаса да, уңышын җыеп алу, эшкәртү шактый ук четерекле эш. Шунлыктан бакчачыларның кайберләре аны җыеп матавыкланмый, әллә куагының усал чәнечкеләреннән куркалар, әллә җимешләренең кадерен белеп бетермиләр. Югыйсә, бу куакның тамырыннан алып, кайрысына, яфраклары, җимеше, суты, орлыгы, хәтта җимешләренең кабыгына кадәр файдалы! Аеруча мае бик сихәтле, йөз төрле чирдән дәва.

Сырганак мае теләсә-кайсы даруханәдә сатыла, шешәсе кечкенә булса да, үзе кыйммәт. Ул майны үз кулларыбыз белән ясый алганда нигә әле акча исраф итәргә? Мин сырганак мае ясауның берничә ысулын беләм. Иң гадиләре белән таныштырыйм әле.

Беренче ысул. Өлгереп пешкән сырганак җимешләрен чистартып, юып киптергәч, сок сыккычта җимешен дә, эчендәге орлыкларын да издерәбез. Суын сыгып алгач, караңгы төстәге пыяла банкага агызып, суыткычка куябыз. Берничә көннән аның өстендә шактый ук калын, майлы элпә хасыйл була. Шуны кашык белән җыеп алып, пыяла шешәгә тутырабыз һәм салкын, караңгы урында саклыйбыз.

Бәлзәм. Сырганак согының калган өлешен бертигез күләмдә алынган балан, кара карлыган, дүләнә сутлары белән катнаштырып, “су мунчасы”нда 10 минут кайнатып сөзәбез һәм стерильләштерелгән банкаларга агызып куябыз. Салкын тигәндә чәйгә яки спиртка салып эчү өчен бер дигән бәлзәм барлыкка килә.

Калдыктан төнәтмә. Согы сыгып алынгач, кабыгын һәм орлык калдыкларын духовкада киптереп, кофе тарткычта иләтеп, онга әйләндерәбез. Өч өлеш онга ике өлеш сыек май салып болгатып, караңгы урынга куябыз. Көн саен селеккәләп бер атна тотканнан соң, өскә җыелган маен җыеп алабыз. Төнәтмәне, маен аерым алмыйча, сөзеп кенә кулланырга да була. Сырганакның маен да, төнәтмәсен дә ач карынга, бер ай дәвамында көнгә өч мәртәбә берәр бал кашыгы эчәргә кирәк икән.

Икенче ысул. Өйдә сок сыккыч машина булмаса, җимешләрне агач тукмак белән төеп, согын берничә кат марля аша сөзәргә була. Шуннан сок өстенә җыелган майны суыткычка куябыз. Сыгылганнан соң калган кабык-орлык өстенә кайнатып суытылган (50-60 градус) зәйтүн яки көнбагыш мае агызып, караңгы урында төнәтәбез. Өстенә чыккан майлы сыгынтыны аерым савытка җыеп барырга була. Өй шартларында ясалган сырганак мае дәвалау үзлеген бер елга кадәр югалтмый. Пешкән, шешкән, сызлаган урыннарга сөртергә, бал кашыклап эчәргә ярый.

Сырганак мае белән дәвалану көнчыгыш медицинасында аеруча киң таралган. Хәер, аның кадерен замана табиблары да белә. Аеруча халык дәвачылары киң куллана. Әлеге мәкаләне язар алдыннан медицина белешмәлекләрен күздән кичердем. Әйтик, геморрой булганда сырганак маена манылган тампонны кую сызлануны тиз баса, җәрәхәтле урынны яхшы төзәтә, дип язалар. Хатын-кыз аналыгы муентыгындагы эррозия дә сырганак мае белән уңышлы дәвалана икән. “Молочница” чире җәфалаганда сырганак мае тампоны куйсаң, ачыту-кычыту бетә, пациент ике атнада тулысынча савыга дип язылган.

Ягъни, проктологиядә, гинекологиядә дә табиблар сырганак маен уңышлы куллана. Бу май салкын тигәндә, иммунитет түбәнәйгәндә, ашказаны-эчәк системасының хроник чирләре булганда сихәт бирә. Ашказаны җәрәхәте, уникеилле эчәк чирләре, гастрит вакытында аны ач карынга көнгә өч мәртәбә берәр бал кашыгы кабып куялар. Дәвалану курсы – бер ай. Авыз эче бозылганда, мамыкны майга манып, авырткан урынга куеп тору файдалы. Бу майны борынга тамызып, томаудан котылырга, ангина вакытында бер бал кашыгы майны бер стакан суга салып, тамакны чайкарга, йөткерү озакка сузылса, май белән аркага компресс куярга була. Урын өстендә озак ятып чирләгән кешенең тән тиресе бозылып, чи иткә чыкса, аны сырганак мае сөртеп савыктыралар. Әлеге май косметологиядә дә киң кулланыла.

Күргәнебезчә, бакчабызда үскән сырганакның, үзе бик чәнечкеле булса да, файдасын санап, бәяләп бетергесез. Аның яфракларын киптереп, чәй итеп эчәргә ярый. Җыеп кына әйткәндә, сырганакны иренмичә җыйсак, эшкәртсәк, файдалансак, сәламәт, шат күңелле һәм озын гомерле булырбыз. Дару ашап, бавыр-бөерләрне эштән чыгарганчы, кесәләребезне юкартканчы, үз бакчабызда үскән сихәтле үләннәрне, җиләк-җимешләрне киң куллану күпкә отышлырак.

Хәмидә ГАРИПОВА. Казан.

Читайте нас: