Кеше гомере буе аз-азлап спорт белән шөгыльләнгән булса бер хәер, кинәт кенә чаңгыга басарга уйлады, ди, аның йөрәк тибеше ешаерга, минутына 120 тапкырдан да күбрәк тибәргә, кан басымы күтәрелергә, инфаркт, инсульт, йөрәк ишемиясе барлыкка килергә мөмкин. Гомумән, пульс ешрак типкән саен, йөрәккә кан начаррак килә, нормаль типкәндә, йөрәк өчен җиңелрәк. Әгәр пульсы 150-200гә җиткәндә дә, кеше үзен яхшы хис итә икән, ул парашюттан да сикерә ала. Кан басымын да гел нормада тотарга кирәк. Еш кына кешенең кан басымы кичтән нормаль була, ә иртә белән кинәт күтәрелә, йә йөрәк тибеше ешая. Бу кан тамырларындагы холестерин белән бәйле. Кан тамырлары тыгызлана. Гади тел белән аңлатып карыймк Кан басымы күтәрелү ул юрганны селкү кебек. Кан дулкын булып тамырлар буйлап китә. Тоткарлыксыз барса яхшы, әгәр кан тамыры тарайган икән, анда холестерин утырган булса, ул тыгыла, шул урында ертылырга мөмкин, нәтиҗәдә, тромблар барлыкка килә. Йөрәк авырулары арасында иң еш очрый торганы – йөрәк ишемиясе. Кызганыч, ул бүген яшьләрне дә аямый. “35 яшьтән узганнарны үлемгә китергән сәбәпләрнең күбесе йөрәк ишемиясе белән бәйле”,– ди табиблар.