Арыш икмәге, чи яшелчә һәм җимешләр, кипкән җиләк-җимеш, бигрәк тә, караҗимеш, күрәгә, өрек, инжир, минераль сулар, лимонад, төрле майлар, кефир, оеган сөт, кымыз эч йомшарту үзенчәлегенә ия.
Шуңа күрә арыш икмәге, эре итеп тарткан оннан пешергән күмәч, суга изгән-баскан камырдан эченә ит, алма, күрәгә, җиләкләр салып пешергән бәлешләр ашарга киңәш ителә. Ашлар күбесенчә итсез, майсыз, ит яки балык шулпасында яшелчә, ярмалар һәм, шулай ук, җиләк-җимеш салып пешерелә. Табынга икенчегә бирелә торган ит һәм балык ризыклары суда, парда әзерләнә. Башта суда пешереп, кисәкле яисә койкалы итеп әзерләнгән ризыклар да файдалы. Арпа, карабодай ярмасын таралып торган итеп пешерелгән ботка, запеканка итеп ашау әйбәт. Чи яшелчәдән — уган кишер, помидор, яфраклы салат һәм пешкән яшелчәдән — кызыл чөгендер, ташкабак, кабак, кәбестәне еш кулланырга киңәш ителә. Өлгергән җиләк-җимешне — шул килеш, ә караҗимеш, инжир, күрәгә, йөземне яхшылап югач, суда йомшартылган килеш ашарга. Җиләк-җимеш һәм яшелчә сутлары, компот, гөлҗимеш суының да файдасы зур.
Шулай ук, үсемлек майлары, атланмай, каймак, әчетеп ясаган сөт ризыкларының барлык төрләрен, эремчек ашарга кирәк. Ә менә сөтне чәйгә салып кына эчү әйбәтрәк булыр.
Укроп, петрушка, дәфнә, җиләк-җимеш кушып әзерләнгән соуслар, кайнатма, джем, повидло, бал, шикәр ашарга да рөхсәт ителә.
Манный, дөге ярмаларыннан, макароннан әзерләнгән ризыклар, шоколад чикләнә. Каты чәй һәм каһвә, ачы соуслар, аш тәмләткечләр, борыч, горчица, ысланган ризыклар, өреле шулпалар, шалкан, ачы торма, гөмбә, дуңгыз, сарык, сыер майлары, кыздырылган ит һәм балык, югары сортлы бодай оныннан пешерелгән икмәк бөтенләй тыела.