Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
15 гыйнвар 2019, 16:33

Дипломсыз врачлар

Галимнәр кеше саулыгына, кәефенә уңай йогынты ясый торган биш хайванны билгеләгән. Алар – мәче, эт, ат, бал корты һәм елан.

Шулай да, алар арасыннан песи "иң яхшы табиб". Стресс, эчкечелек, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан, буыннар сызлавыннан файдасы тия. Көненә 20 минут мәче янында булу йөрәк тибешен һәм кан басымын көйли икән.


Эте булган кеше күп вакытын саф һавада уздыра. Бу хайван хуҗасына актив, хәрәкәтчән булырга ярдәм итә. Ә күп йөрү авыруларны искәртүгә булышлык итә.


Өченче урында – ат. Ул стресска бирешүдән саклый. Ат терапиясе балаларда церебраль паралич (ДЦП) дәвалауда күптән кулланыла. Галимнәр раславынча, бер сәгать ат белән булу нәтиҗәсе буенча бер атна ял йортында дәвалануга тиң.


Бал кортының агуы мускуллар авыртуы, невралгия, ревматоидлы артрит һәм башка авыруларны дәвалауда булыша. Аның балы һәм балавызы да бик шифалы.


Елан агуы буыннар сызлаудан һәм веналар авыруларыннан интеккәннәргә ярдәм итә. Онкология чирләренә дә файдасы бар.
Читайте нас: