Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
14 гыйнвар 2019, 16:17

Шикәр диабетын кисәтү буенча КИҢӘШЛӘР

Гәүдә авырлыгын билгеле бер нормада тотыгыз, симергән очракта, артык авырлыкны киметегез;

гәүдә авырлыгы артык булганда, түбән калорияле диета тотыгыз;
көненә 3-4 тапкыр ашагыз;
рационда составында шикәр булган барлык продуктларны (шикәр, бал, тәм-томнар, баллы эчемлекләр, камыр ризыклары) чикләгез;
составында терлек майлары күп булган азык-төлек куллануны киметегез;
менюга яшелчә һәм җиләк-җимеш кертегез;
артериаль кан басымы булганда, тозны көндәлек куллану күләмен 6 граммга кадәр чикләгез;
көн саен 30 минут физик күнегүләр белән шөгыльләнегез. Җәяү йөрү, йөзү дә файдалы;
исерткеч эчемлекләр һәм тәмәкедән баш тартыгыз;
канда шикәр концентрациясен даими контрольдә тотыгыз.
Читайте нас: