Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
14 гыйнвар 2019, 17:43

Кәҗә сөтеннән ракка каршы дару

Югары Ослан районының Шеланга авылында яшәүче Мурат Сираҗин 60лап кәҗә тота. Беня дигәне Швейцариядән кайтартылган, нәселле. Әнисе көненә 8 литр сөт биргән. Аңа күпләр кызыга. Хәзер Беняга күрше районнардан да «кәләшләр» алып киләләр икән. Бер елны Сираҗин кәҗәләр өчен приют та ачты. Кирәксез кәҗә бәтиләрен кабул итә башлады. Сөтенең файдасы турында озаклап сөйли ала.

– Кәҗә сөте, сыерныкы белән чагыштырганда, күпкә файдалырак. Галимнәр ракка каршы дару уйлап таптылар. Мин дә ул эчемлекне ясыйм. Серен чишеп бетермим. Бер генә нәрсә әйтәм: бу даруның нигезендә кәҗә сөте һәм әрем. Онкологлар кәҗә сөтенең яман шешне дәвалауда нәтиҗәле булуын күптән раслады, – ди.

Читайте нас: