Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
14 гыйнвар 2019, 13:49

Иммунитетны ныгыту өчен җитез һәм арзан ысул

Имбир, лимон һәм бал – витаминнар капчыгы, ди белгечләр. Лимон С витаминына бик бай, бал да составы буенча үзенчәлекле продукт һәм күп төрле авырулардан шифа.

Сәламәтлек рецепты өчен ингридиентлар:


* имбир (тамыры) — 300 грамм;


* кабыгы белән бер-ике лимон;


* бал — 150-200 грамм.


Иң элек имбирне кабыгыннан чистартып уртача кыргычта кырырга яки ит тарткычтан чыгарырга кирәк. Лимонны кайнар су белән пешеклибез, төшләрен алып, вак кына итеп турыйбыз. Имбир белән лимонны бергә бутыйбыз да, шуның өстенә бал агызып, әйбәтләп болгатабыз. Килеп чыккан массаны пыялы савытка тутырып суыткычка куябыз. Аны шушы савытында 2 айга кадәр сакларга була.


Организмның эшчәнлеген активлаштыру һәм сәламәтләндерү өчен әлеге витаминлы катнашманы иртән ач карынга 1 чәй кашыгы күләмендә кулланырга кирәк, аның артыннан җылы су йотып куярга киңәш ителә. Шуны да әйтергә кирәк, лимонлы-имбирле катнашманың тәме әчкелтем, яндыра. Шуңа да бу рәвешле куллана алмаучылар аны чәйгә салып та эчә ала. Ашказаны-эчәк авырулы кешеләргә дә бу катнашманы саклык белән кулланырга киңәш итәбез. Авыру көчәйгәндә бу катнашманы кулланмый торырга кирәк.


Имбир, лимон, балдан ясалган бу катнашманы көн дә кулланып, даруханәдәге витаминнар, вирусларга каршы төрле кыйммәтле препаратлар турында турында онытырга мөмкин, ди белгечләр.


Авыруларга каршы торыйк, сәламәт булыйк!


Игътибар! Бу тәкъдимнәрне кулланыр алдыннан табиб белән киңәшеп алыгыз!

Читайте нас: