Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
14 гыйнвар 2019, 14:04

БОРЫНГЫ ВАВИЛОНДА ГАДИ КЕШЕЛӘРГӘ АНЫ АШАУ ТЫЕЛГАН

Атнага ике мәртәбә бер уч чикләвек ашасаң, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлү ихтималы 35 % ка, инсульттан – 25% ка кими. Гарвард университеты галимнәре 32 ел дәвамында уздырган тикшеренүләрдән соң шушы нәтиҗәгә килгән. Алар инфаркт һәм инсультны кисәтү өчен күбрәк әчтерхан чикләвеген, йөрәк кан-тамырлары авыруына каршы урман чикләвеген ашарга киңәш итә.

Чикләвекләр арасында файдалы матдәләре буенча әстерхан чикләвегенә тиңнәр юк икән. Әллә кеше башы миенә ошаганга күрә инде, аның нәкъ менә шушы әгъзага файдасы зур. Кардиология һәм онкология чирләренә каршы бер дигән чара. Кан басымын тиешле дәрәҗәдә тоту, иммунитетны ныгыту өчен дә табиблар шул ризыкны көн саен ашарга кушалар. Моннан кала ул ашказаны, йөрәк, эчәк, бавыр, бөер һәм ашказаны асты бизе авыруларын кисәтүдә дә файдалы. Ул гына да түгел, хафалансагыз, йокысызылктан интексәгез, шушы чикләвекне авыз итегез. Башыгыз авыртса, хәтерегез начарланса да әчтерхан чикләвеген ашарга кирәк. Биш чикләвектә С витаминының тәүлек нормасы бар. Составында биотин да бар. Бу элемент чәчләрне ныгыта, аларны коелудан саклый. Әчтерхан чикләвеге хатын-кызларның айлык авыртуларын киметә. Авырлы хатыннар аны ашаса, баласында ризыкка аллергия булу ихтималлыгы бермә-бер кими. Даими ашаганда ирләрнең җенси көчсезлеген дәваларга булыша. Ә менә таза кешеләргә аның белән артык мавыгу килешмәс. Аларга чикләвекне көненә 30 граммнан артык ашарга кушылмый.


Кардиологлар урман чикләвегенең (фундук) холестерин булдырмауга һәм кан составын яхшыртуга булышуын исбат иткән. Чикләвектәге майлы кислоталар атеросклероз чирен дә кисәтә. Бу каты җимештә кальций һәм магний күп. Диетологлар диабет белән авыручыларга да урман чикләвеге ашарга киңәш итә. Ләкин ул көненә илле граммнан артмаска тиеш.



Кытай белгечләре өлкән яшьтәге кешеләргә бадәм (миндаль) чикләвеге ашарга куша. Ул тышкы картлык билгеләрен бетерә. Моннан тыш, инсулин эшләнеп чыгу процессын да киметә. Шул исәптән гәүдә авырлыгын да. Миндаль клетчаткага һәм Е витаминына бик бай. Димәк, тән тиресенең матур һәм сәламәт булуын тәэмин итә. Аны көнгә 15-20 грамм ашарга кушыла.



Эрбет (кедр) чикләвеге бөер, бавыр, үт куыгын чистарта. Имезүче хатын-кызларга көнгә 2 аш кашыгы эрбет чикләвеге ашап куярга киңәш ителә, чөнки ул күкрәк сөтен файдалы матдәләргә баета. Кедр чикләвеге дә хәтерне яхшырта, иммун системасын ныгыта. Бу чикләвекнең мае чын деликатес икән! Аның составындагы А провитамины, балык мае белән чагыштырганда, 3 тапкырга күбрәк. Эрбет бигрәк тә балаларга һәм өлкәннәргә файдалы.


Читайте нас: