Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
10 гыйнвар 2019, 15:15

Шаштыра торган уен

Өйләргә компьютер кергәнгә инде ике дистә елдан артык вакыт үтеп бара. Ләкин безнең менталитет әле һаман да бу “машина”ны кабул итеп бетерә алмый.

Хәзер, ни дисәк тә технология заманы, компьютер, ноутбук, планшет, смартфоннан күбе юк. Аларның файдасы белән беррәттән зыяны да җитәрлек. Мондый техниканың иң куркыныч тәэсире – виртуаль уенга бәйлелек.Нәрсәдән башлана соң бу шашу? Күз алдыгызга китерегез — сез берәр сайтта утырасыз. Шул вакыт кайдадыр бер почмакта язу яна башлый: кер, уйна, кара. Матур рәсем, кызыктыра торган сүзләргә алданып, тычканның төймәсенә басу – әле капкынга эләктегез дигән сүз түгел. Бу шул тозакка таба беренче генә адым. Әмма зур, ышанычлы һәм туры адым. Һәр уен саен “Җиңелү булмас, яхшырак уйнап була бит” дигән ялган өмет туа. “Тагын бер тапкыр уйнарга” дигән тылсымлы төймәгә ничәнче тапкыр басканыгызны оныткан булсагыз, уйланырга вакыт җиткән.

Үзегезнең көчегезгә бик ышанмасагыз, түбәндәге ысулларны кулланып була:
СӨЙЛӘШҮ. Балагыз, ирегез, дустыгыз белән бу проблема турында фикер алышыгыз. Иң беренче чиратта бу кызыксынуның чир булуын ул үзе таныймы икән, шуны белергә кирәк. Әгәр таныса, эш бераз җиңеләя: авыруны дәваларга кирәк икәнен ул үзе дә аңлыйдыр. “Мин исән-сау, нәрсә уйлап чыгарасың син?” – дип һөҗүмгә күчсә, аның белән уртак тел табу кыенрак булачак. Кызыклы темалар табарга тырышыгыз. Ул үзе генә калмасын, янәшәсендә аралашырдай кешесе һәрвакыт булырга тиеш.
ШӨГЫЛЬ. Кышын урамда әйләнеп керергә, театрга барырга, җәй көне коенырга, җиләк җыярга мөмкин. Балагызны исә җәйгә компьютерлары булмаган әби-бабайларына кунакка җибәрү яхшы. Шулай ук каникул вакытында лагерьгә дә алып барырга була. Аралашу даирәсе киңәйсә, кеше камилләшә бара.
ЭШ. Авыл җирендә җәй көне эш бетми инде ул. “Койманы буярга кирәк”, “Бакчаны утап керәсе иде”, “Печәнне әйләндерәсе бар”– үсмерне компьютердан аерып алырлык мең дә бер сәбәп бар. Шәһәрдә исә идән юу, кибеткә чыгып керү, ашарга пешерү кебек эшләрне балагызга кушып була.
ЭШ КУШЫП БУЛМАСА, НИШЛӘРГӘ? Ир-ат белән эш итү катлаулырак, әлбәттә. Эштән арып кайткан йорт хуҗасы компьютер уенын ял итеп алу дип саный. Шуңа күрә ипләп кенә альтернатива тәкъдим итегез: балыкка барасы килмиме, дуслары белән күптән күрешкәне юк кебек, апалар туган көнгә/ шашлыкка дәшкән иде… Ягъни, ничек тә якыннарыгызны компьютер яныннан алып китәргә кирәк. Алар реаль тормышка кайтсын өчен аның матурлыгын, гүзәллеген күбрәк күрсәтергә тырышыгыз!
ХИС. компьютер уеннары уйнаган кешегә хис җитми. Виртуаль дөньядан дулкынлану, курку, шатлык, җиңү хисен тоярга теләгән якыныгызга реаль дөньяның могҗизаларын күрсәтегез. Адреналин җитми икән — хәзер төрле квестлар уздыралар, американ таулары бар, ахыр чиктә, парашюттан сикерергә була, Бу сынауларны үтсә, ул һичшиксез шатланачак. Исән калуына, мәсәлән. Җиңүче буласы килә икән, тормышта да чын уеннар җитәрлек бит: яңгыр боткасы, куышлы, әбәк, аякка басыш… Уенга алып кереп китү өчен “Әйдә, уйныйбыз” дию генә җитми, башлап җибәрергә, үзеңә дә актив катнашырга кирәк.
Якыннаргызга игътибарлы булыгыз. Дөньяга бер генә киләбез, матур итеп яшәргә кирәк. Монитор каршында утырып үткәргән гомерне балаларыгызга да сөйлисегез килмәс, яшьлегегезнең сагынырлыгы да калмас, хәятның гүзәллегенн күздән ычкындырмыйк!

Читайте нас: