Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
10 гыйнвар 2019, 15:08

Депрессиядән котылу юллары

Кайвакыт төшенкелек озакка сузыла, киләчәгеңне кара төсләрдә генә күрә башлыйсың һәм моннан чыгу юлы күренми. Мондый халәт озакка сузылса, кеше үзенә үзе диагноз да куярга өлгерә: “депрессия”. Чынлыкта да шулмы икән соң ул?

- Депрессия вакытында 15 минут песи белән уйнап алыгыз;
- Зыянлы ризык ашамаска тырышыгыз, рационыгызга ботка, сөт, яшелчә, җиләк-җимеш, чикләвек, бал өстәгез. Шулай ук аксым, май, углеводларның күләменә игътибар бирегез;

- Витаминнар кулланыгыз;
- Күбрәк вакытыгызны саф һавада үткәрегез.
- “Хәрәкәттә — бәрәкәт” дип юкка гына әйтмәгән бит ата-бабаларыбыз.
- Йоклап яткан кешене татарлар бик яратып бетермәсә дә, бу шөгыль депрессиядән котылырга ярдәм итә ала. Йокы вакытында элек кеше үлеп терелә дип санаганнар. Көне буе җыелган яхшы һәм начар хисләрне, карашларны, ишетелгән һәм әйтелгән сүзләрне киштәләргә урнаштырып чыгу өчен дә йокы шәп әйбер;
- Шөгыль. Бер сүз белән бөтен нәрсә әйтелеп бетә сыман. Нәрсәдер белән кызыксынган, нинди дә булса эштә яңалык табарга омтылган шәхес, һичшиксез, моңаеп утырмас. Бәйләү, чигү, скрапбукинг, гөлләр үстерү, балыкка бару, тауларга менү – болар барысы да безне депрессиядән коткарырлык шөгыльләр. Әгәр яраткан кызыксынуыгыз булмаса, аны эзләү үзе бер кызыклы шөгыльгә әйләнергә мөмкин. Иң мөһиме, оялмагыз, уңайсызланмагыз, интернет челтәре һәм таныш-белешләрегез сезгә ярдәмгә килер;
- Ялларыгызны матур итеп үткәрегез. Мисал өчен, берәр көнегезне ароматерапиягә багышлый аласыз. Шулай ук ваннада тәмле исле, төрле төсле күбекләрне кулланып, изрәп ята аласыз. Әгәр авылда яшәсәгез, тагын да әйбәтрәк, яшәреп килүче кырларга, урманнарга чыгып керегез.

Читайте нас: