Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
25 декабрь 2018, 14:56

Бавыр эшчәнлеге өчен

Бавыр – организмда иң әһәмиятле эшчәнлек башкаручы әгъзаларның берсе. Бавыр чирләре булганда сару кайный, тән тиресе саргая башлый һәм кеше үзен начар хис итә.

Башка җитди проблемалар да күзәтелергә мөмкин. Болар – гепатит, цирроз, яман шеш авырулары. Дөньяда гепатит белән авыручылар аеруча күп. Әлеге авыру организмда тиз үсеш ала. Аның беренче симптомы - тиредә сары таплар күренә, температура күтәрелә, бертуктаусыз баш авырта. Шулай ук бавыр ягында авырту, күңел болгану күзәтелергә мөмкин. Әлеге синдромнарны үзегездә сизсәгез, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Дәваланмаган очракта, цирроз һәм бавыр яман шеше барлыкка килә.


Гепатиттан саклану өчен яшелчә һәм җиләк-җимешләрне яхшылап юып ашарга һәм ризыкны ахырга кадәр пешереп бетерергә кирәк.


Бавырның төп дошманы булып исерткеч эчемлекләр тора. Спиртлы эчемлекләрне күп куллану аркасында һәм дөрес тукланмаганда, бавыр зурая һәм анда цирроз авыруы барлыкка килә.

Гигиена таләпләрен үтәмәү бавыр авыруларын китереп чыгара. Пычрак куллар гепатит ияртүгә китерергә мөмкин.


Фаст-фуд ризыклары бавыр эшчәнлегенә зур зыян китерә

Сәламәтлекне саклау өчен, табиблар диетик туклануга күчәргә һәм чиста су эчәргә киңәш итә. Бавырның эшчәнлегенә маргарин майлары, составында артык күп фруктоза булган ризыклар, натрий глутаматы булган продуктлар (соя соусы, чипсы) начар тәэсир итә.
Зарарлы продуктлар исемлегенә гөмбә, май, ысланган продуктлар, тәмләткечләр (борыч, горчица, уксус, майонез), шоколад, туңдырма, газлы эчемлекләр, редис керә.
Бавырның эшен җайга салу өчен грейпфрут ашарга була. Аның составындагы матдәләр сәламәт күзәнәкләр җимерелүгә юл куймый. Шулай ук алма һәм хөрмә ашау файдага булачак.

Брокколи кәбестәсе дә бавыр өчен яхшы, ул организмнан зарарлы токсиннарны чыгара ала. Кабак составында авыр ризыкларны үзләштерүне яхшырта торган Т витамины бар. Бу витамин бавыр эшчәнлегенә ярдәм итә.


Белгечләр бавырны чистарту өчен куркума, базилик, авокадо, бал ашарга киңәш итә.

Солы, карабодай, тары ярмаларында бавыр өчен файдалы лецитин һәм углеводлар күп булуы билгеле. Майлы ит ашауны чикләргә туры киләчәк. Күп очракта тавык, куян, сыер итенә өстенлек бирегез. Ризыкларны парда пешерү хәерле.

Бавыр эшчәнлеген спорт та яхшырта. Аз хәрәкәтләнү бавырга авырлык тудыра.

Җиләк-җимешләрдән бавыр өчен аеруча файдалы булган алма, груша, чия, абрикос, авокадо, инжир ашарга кирәк. Аларда организм өчен файдалы клетчатка, шулай ук витаминнар бар. Бавыр эшчәнлеге процесслары барышында РР һәм В витаминнары актив сарыф ителә.
Организмны начар матдәләрдән чистарту өчен, җиләк ашагыз. Анда клетчатка күп, ә шикәр күләме аз. Җиләкне ашказаны-эчәклек, бавыр, артрит, ревматизм, подагра авыруларыннан, матдәләр алмашын көйләү өчен кулланырга мөмкин. Бавыр өчен каен җиләге, шулай ук кызыл һәм кара карлыган яхшы булачак. Яшелчәләрдән баллы борыч, кабачки, кыяр, помидорны аерып әйтергә була. Кузаклылардан - борчак, соя, фасоль шушы исемлектә.
Балга корица кушып ясалган төнәтмә бавыр эшчәнлегенә уңай тәэсир итә. Моның өчен бер стакан кайнар суга бер аш кашыгы бал һәм ярты чәй кашыгы корица салыгыз. Эчемлекне һәр көн иртән һәм кич эчегез.
Белгечләр дәвалану өчен солы ярмасы да кулланырга киңәш итә. Моның өчен бер стакан солыны яхшылап юарга, шуңа ике стакан су салып кайнатырга кирәк. Су кайнап чыкканнан соң, ике аш кашыгы бал салырга һәм тагын берничә минут кайнатырга. Төнәтмәне ашар алдыннан, көнгә ике-өч тапкыр эчәргә.
"Яңа елга - яшәреп" марафонында катнашучы “Казан егетләре” төркеме баянчысы Айнур Латыйпов бавыр эшчәнлеген җайга салу өчен календула (тырнак гөл) төнәтмәсе эчүен әйтте. Аның сүзләренчә, әлеге төнәтмә ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәтеннән, гастриттан, бавыр һәм сидек куыгы авыруыннан ярдәм итә.
Игътибар! Бу тәкъдимнәрне кулланыр алдыннан табиб белән киңәшеп алыгыз!
Читайте нас: