Пешкән урынны дәвалау өчен тигез нисбәттә бал белән балык маен кушып болгаталар. Тампонга салып, проблемалы урынга куялар. Бәйләвечне сәгать саен алыштыралар. Атеросклероз, шикәр диабеты вакытында 2-3 ай дәвамында иртә- кич 1әр аш кашыгы балык мае эчәләр. Депрессия, стресс күзәтелгәндә балык маен ай саен 1 атна һәр иртә 1 әр чәй кашыгы кабул итәләр.