Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
21 декабрь 2018, 12:45

Колагыгыз шаулыймы - сәбәпләре һәм дәвалау

Кеше организмы шундый - һәр орган үз эшчәнлеге вакытында тавышлар чыгара, ул билгеле бер ешлыкта эшли. Сәламәт кешеләрнең мондый авазлары блоклана, кеше аларны ишетми.

* Кан тамырлары патологиясе - кан тамырлары структурасы үзгәрүе;


· Нейромускуллар - урта колак һәм аңкау мускулларының кыкаруы даими рәвештә булмау;


* Метаболик – кан тамырлары атеросклерозы, диабет һәм башка авырулар;


* Психо-неврологик сәбәпләр – неврозлар, склероз, депрессия.


Тавыш токсинлы матдәләр (алкоголь) йогынтысында, көчле антибиотиклар кулланганда, кан басымы төшкәндә, дайвинг белән шөгыльләнгәндә, баш яки колак җәрәхәтләнгәндә вакыт-вакыт барлыкка килергә мөмкин.


Колак шаулавыны дәвалау һәм диагностика

Теләсә кайсы дәвалау авыруның сәбәпләрен дөрес диагностикалаудан башлана. Сәбәпләрен диагностикалау өчен врачка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ул компьютер диагностикасы, МРТ, кан тамырлары системасын тикшерү, хәтта гади ишетүне тикшерү билгеләргә яки башка белгечкә: невролог, кардиолог һәм башкаларга җентекле тикшерүгә җибәрергә мөмкин.


Тикшерү нәтиҗәләренә карап, антибиотикларны кабул итәргә мөмкин.


Күкерт бөкене (серная пробка - колак шаулавының бер сәбәбе) гади юдырту белән бетерәләр.


Җитди патологияләрдә хирургия катнашлыгына ихтыяҗ туарга мөмкин.

Читайте нас: