Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
17 декабрь 2018, 12:00

Авырмас тән булмас

Бозлавыкта үз-үзеңне тоту кагыйдәсе

Беренче чиратта игътибарлы булырга һәм аяк астына карап йөрергә кирәк. Моннан тыш:


- үкчәсе 3-4 см дан артмаган, киң башлы, калын табанлы һәм эре, тирән сырлы аяк киеме кию;


- кыш көне каядыр барганда өйдән иртәрәк чыгып китү, ашыгып йөрмәү;


- авыр сумка күтәреп яки кулны кесәгә тыгып йөрмәү (кул буш булса, егылганда тотынып калу җиңелрәк);


- караңгыда йөрмәү (андый вакытта күз юлны аерып бетермәскә мөмкин).



Егылып имгәнгән очракта нәрсәгә игътибар итәргә?



Бәрелгән урын кара янып чыкмаса, ә кызарып, кызышып торса, үлекли, эренли икән, кичекмәстән, табибка барыгыз.


Берәр урын сынса, көчле авырту барлыкка килә. Әз генә селкенгәндә ул көчәя. Андый вакытта имгәнгән урынга шин салалар һәм табиб чакырталар.


Бозлавыкта еш кына тубык сөяге имгәнә. Өйгә кайткач, зарарланган урынга составында гепарин булган мазь сөртеп, кысып бәйләп куялар. Бу шешне бетерү һәм буын дөрес формада торсын өчен кирәк. Берничә көн имгәнгән аякка көч килүдән саклану зарур. Авырту көчәйсә, буын шешсә, кызарып, кызышып торса, табибка мөрәҗәгать итегез.


Бозлавыкта егылып баш белән бә­релгән кешеләр дә аз түгел. Бу очракта баш мие селкенү куркынычы бар. Башка зыян килсә, баш авырта, әйләнә, күңел болгана, кеше коса, колак шаулый. Кайберәүләр хәтта аңын югалта. Шуңа да кичекмәстән ашыгыч ярдәм чакырту яки хастаханәгә бару зарур.

Читайте нас: