Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
13 декабрь 2018, 17:29

Очкылык тотуны ничек туктатырга?

Берәү аптекага кереп, очкылык тотудан дару сорый. Аптекарь моның яңагына сугып җибәрә. – Сез нәрсә эшлисез?! – Дәваладым. Менә бит хәзер очкылык тотмыйсыз! – Ә кем әйтте сезгә мине очкылык тота дип? Ул дару минем хатынга кирәк иде!

Кешенең эчке органнарын һәм үзәк нерв системасын бәйләп торган гизүче нерв күкрәк читлегеннән корсак читлегенә үңәчкә терәлеп үк диярлек үтеп керә. Үңәч белән бергә бу нерв диафрагмадагы кечкенә ярыктан (күкрәк куышлыгы белән корсак куышлыгын аерып торган мускул һәм сеңер киртәсе) этелеп керә дә, ашказанына һәм корсакның башка органнарына китә.


Менә шушы кысык урында ул күп очракта җәрәхәтләнә дә инде: ашыгып ашаганда үңәч аша шактый зур ризык телемнәре үтә, гизүче (сәйяр дип тә атыйлар) нерв диафрагма өлешендә кысыла һәм ярсына. Сәйяр нервның ярсынуы шулай ук ашказанының тиз тулуы, артык күп ашау, шулай ук ашаганда дөрес утырмау (бу вакытта нерв кысыла) һәм курку (кискен сулыш алганнан соң) нәтиҗәсендә дә булырга мөмкин.


Нервның кысылуы бик күп органнарның функцияләре бозылуын китереп чыгара, шуңа күрә дә организм моңа тиз һәм актив рәвештә реакция бирә. Ул үзәк нерв системасына сигнал җибәрә, бу үз чиратында диафрагма кыскаруы өчен җавап бирә торган диафрагмаль нерв ны активлаштыра.


Очкылык тоту – диафрагманы көчле һәм кискен кыскарырга мәҗбүр иткән нервның даими эшчәнлек нәтиҗәсе. Очкылык тоту — сәйяр нервны «йөктән арындыру» омтылышы.


Шуңа күрә очкылык тотудан арыну өчен түбәндә санап кителгәннәр ярдәмгә килә ала:


1) тураерга, сузылырга да мөмкин


2) тирән итеп сулыш алырга һәм диафрагманы аска эткән кебек сулышны тоткарларга; тирән һәм әкрен итеп суларга да була;


3) су эчергә, әмма күп түгел, югыйсә нәтиҗә нәкъ киресенчә булырга мөмкин.


Бу күнегүләрнең барысы да органнар арасындагы бозылган бәйләнешләрне тәртипкә сала һәм диафрагманың үңәч ярыгында гизүче нервка басымны киметә.

Читайте нас: