Күнегүләр вакытында су балансы, глюкоза күләме һәм башка күрсәткечләр үзгәрә.
Анализ бирер алдыннан тәмәке тартмагыз, һич югы ике сәгать кала.
Сагыз чәйнәмәгез, аны чәйнәгәндә, баш мие ашкайнату ферментлары эшләтеп чыгара башлый. Шуңа да сагыз биохимияне дә, гормоннарга анализны да дөрес күрсәтмәячәк. Иртән ашамагыз, эчмәгез.
Сидек анализы тапшырыр алдыннан суны гадәттәгечә эчегез. Күп итеп яки аз эчү биоматериалның тыгызлыгын һәм төсен үзгәртә. Шулай ук чөгендер кебек төсе «чыга торган» продукт ашаудан да тыелып торыгыз. Тозлы, ачы ризыклар ашамаска тырышыгыз, алар сидекнең кислоталылыгына тәэсир итә.