Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
12 декабрь 2018, 16:24

Тәмәке тартудан тыелырга сәбәпләр

Галимнәр исәпләвенчә, һәр тәмәке 12 минут гомерне кыскарта. Димәк, көнгә 10 сигарет 10 ел эчендә кеше гомеренең 9 аен киметә, дигән сүз. Үзе тәмәке тартмыйча, ире тарткан хатыннар да, ире тәмәке белән мавыкмаган хатыннардан 4 елга азрак яши икән. Гаиләдә икәүләп тәмәке тартсалар, бу саннар икегә тапкырлана.

Хроник бронхит яки үпкә эмфиземасы чире дә тарткан кешедә ешрак очрый. Сулыш алуны, үпкәгә кислород килүне кыенлаштырган бу чирләр җитди нәтиҗәләр китереп чыгара.
Тәмәке тартучыга Ишемия куркынычы 2 -4 тапкыр күбрәк яный. Тәмәке гипертония, стенокардия, атеросклероз һәм башка йөрәк- кан тамырларына бәйле чир китереп чыгарырга мөмкин.
Тәмәке төтенендә 3000 нән артык химик состав бар. Шуларның 60 — ы концероген матдә — күзәнәкләрнең генетик тукымасын җимереп, яман шеш тудыра. Тартуның иң аянычлы нәтиҗәсе- үпкәдә яман шеш барлыкка килү. Бу авыруның 90% ы нәкъ менә тәмәке белән мавыкканнан, диләр.
Беркем дә үз теләге белән тешләрен сарыга буяганы юк әле. Тәмәке нәтиҗәсендә саргайган тешләрне бары тик кыйммәтле процедуралар үтеп кенә агартып була.
Тәмәке төтене тартучыга гына түгел, әйләнә тирәдәгеләргә дә зыянлы. Бигрәк тә кече яшьтәге балалар янында тартмаска кирәк. Тәмәке төтене иснәп үскән баланың иммунитеты какшый. Йөклелек вакытында тарткан хатын кызлар арасында вакытыннан алда бала табу, яки авыру бала туу очраклары аеруча күп .
Үзегез дә игътибар итәсездер – тәмәке- арзанлы түгел. Тартудан туктасаң, елына 15 мең сум акчаң янга калачак.
Экспертлар фикеренчә, тәмәке тартучы хатын кыз тартмаучы тиңдәшеннән күпкә картырак күренә. Тәмәке төтене тән тиресен тиз картайта, кипшетә икән. Өстәвенә тәмәке тарту тән тиресендәге С витамины кебек туклыклы матдәләрне киметеп, тиренең иммунитетын бетерә.
һәр иртәдә ютәлдән буылып уянып китмәс өчен, спорт белән шөгыльләнеп, күтәренке кәеф булдырыйм, дисәң, тартуны ташла.
http://yzoem.ru/
Читайте нас: