Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
12 декабрь 2018, 11:21

Сөлекне белеп салырга кирәк

Сөлек салу халык медицинасында күптәннән килә. Аның турында "Урал батыр" эпосында да телгә алына. Сөлекне дәвалау максатында гына түгел, авырулардан саклану өчен дә кулланалар. Кан басымын түбәнәйтүдә яхшы чара ул.

Чирне искәртү максатында аны гадәттә ике тапкыр — язгы һәм көзге җылы көннәрдә салалар. Медицинада йөрәк ишемиясенә, инфаркттан, кан оешудан һәм башка шундый чирләрдән саклану өчен кулланыла.


Медицина сөлеге күлдә яши. Аны үзең тотып файдалануны хуплап булмый, чөнки авыру сөлек эләгүе мөмкин. Икенчедән, дәва сөлегенә охшаган, әммә кулланырга ярамаган сөлек тә була. Шуның өчен хәзер аны махсус лабораторияләрдә үрчетеп, даруханәләрдә саталар.


Сөлекнең шифасы ншрсәдә? Аның селәгәендә "грудин" дигән матдә бар. Шул канга куерырга ирек бирми, ә куерганын сыегайта. Каны күп кешеләр өчен сөлекнең тагын бер шифасы бар: аз булса да аның күләме кими.


Медицина фәне сөлекне җилкәгә, колак астына, куярга киңәш итә. Тик сөлек куйган урын кан тамырыннан ераграк булырга тиеш.


Сөлек назлы. Керле тәнгә, одеколон, йод кебек исле матдә сөртелгән җиргә ябышмый. Ул салыначак урынны башта яхшылап юарга, шуннан этил спирты сөртергә, соңыннан, сөлек төшкәч, урынын җылы су белән юарга кирәк. Сөлекне табиб киңәше белән генә салу мөһим, чөнки аны һәр кемгә салырга ярамый.

Читайте нас: