1. Өйне җилләтеп, көн саен дымлы чүпрәк белән мебельне, идәннәрне сөртеп чыгыгыз.
2. Составында фитонцидлар булган гөлләр үстерергә тырышыгыз, алар йортны вируслардан саклый. Мәсәлән, циперус, бегония, пеларгония, аспарагус шундыйлардан.
3. Вируслы авырулар таралган вакытта урамга чыкканда баланың танавына Оксолин яисә Виферон мазе сөртегез.
4. Өйгә кергәч, баланың танавын-тамагын тозлы яисә диңгез суы белән чайкатыгыз.
5. Саф һавада мөмкин кадәр күбрәк йөрергә тырышыгыз, бигрәк тә җылы көннәрдә.
6. Урамга чыкканда кечкенә чактан ук сабыйны катлы-катлы киендерергә тырышмагыз. Бу искелектән калган гадәт һәм шул рәвешле баланы тирләтеп, тиз чирләтергә мөмкин.
7. Йокы сәгатен дә нормага салырга кирәк. Әйтик, ул бакчага йөрми икән, димәк, төш вакытында йоклау гадәткә керсен. Кичтән соң ятуның да иммунитет өчен файдасы юк.
8. Дөрес туклану — сәламәтлекнең нигезе. Татлы ризыклар, газлы эчемлекләр, чипсы — болар барысы да яшь организм өчен зарарлы. Алар урынына компот кайнатып, гөлҗимеш төнәтеп эчерегез. Яңа сыгылган җимеш сутлары, морслар да бик файдалы.
9. Баланы көчләп ашатырга ярамый, ди белгечләр. Ә менә эчүне чикләргә ярамый. Үсүче организм өчен бигрәк тә газсыз, гади су кирәк.
10. Сабыегызны стресслардан саклагыз. Өйдә тынычлык, татулык булса, балалар да сәламәт була.
11. Хәрәкәттә — бәрәкәт. Мөмкин кадәр актив тормыш алып барырга, балаларны да моңа өйрәтергә тырышыгыз.
12. Чир-чор вакытында өйдә берничә урынга чистартылган сарымсак тырнаклары куеп чыгыгыз. Аны ризык әзерләгәндә дә салыгыз.
13. Әгәр дә балагызның авырый башлавын күрәсез икән, төнгелеккә мондый процедура эшләргә мөмкин: баланың аякларын пешмәслек җылылыктагы суга 5 минутка тыгыгыз. Ә аннары корытып, аякларына горчица салынган оеклар кидереп, йокларга салыгыз.
14. Авырый башлаганда, үләннәр белән ясалган җылы чәй дә ярдәм итә.
15. Иң мөһиме, сабыегызны яратыгыз. Әти-әнисенең йөрәк җылысын тоеп үскән балаларның иммунитеты нык була.