Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
10 декабрь 2018, 11:35

Кан төркеме ни сөйли?

Гаҗәеп кызык фактлар бар: кан төркеменнән кешенең холкын, нинди ризык ашарга яравын, нинди чирләргә ничек каршы торырга мөмкин булуын әйтеп була.

1 төркем


I. Сәламәтлек


Беренче төркем канлылар ашкайнату органнары авыруына тиз бирешүчән. Өстәвенә алар аллергия, калкансыман биз авыруы, буын авыруыннан зарлана.


II. Файдалы


Углеводлар аз булган, югары аксымлы диета. Ит, балык, җиләк – җимеш, кузаклы азык һәм ярмалар ашарга киңәш ителә.


Физик нагрузка: аэробика һәм йөгерү юлы файдалы санала.


III. Зыянлы


Кәбестәнең барлык төре дә калкансыман бизгә начар йогынты ясый, әче аштәмләткеч, баклажан, бәрәңге, сөт һәм сөт продуктлары, маринадланган һәм ачы азыклар зыянлы.


IV. Холкы


Сугышчан холыкка ия. Рисктан курыкмый – тумыштан лидер. Дөрес, кайвакыт артык каугалана, артык көнчел, кирәгеннән артык амбициоз, үз – үзенә нык ышанган. Иң йомшак тәнкыйтьне дә авыр кичерәләр.


2 төркем
I. Сәламәтлек
Салкын тиюгә тиз бирешә. Ангина, шикәр авыруы, симерү, йөрәк өянәге һәм дисбактериоз чирләре куркынычы яный.
II. Файдалы
Түбән калорияле үсемлек ризыклары: балык, чикләвек, кузаклы азык, ярмалар, кәбестә ашарга киңәш ителә.
Спортта: йога, йөзү файдалы санала.
III. Зыянлы
Кара ит, бодайдан ризыклар, сөт, сыер мае, сыр, помидор, баклажан, әфлисун, алма серкәсе, кетчуп.
IV. Холкы
Тыныч, әйләнә тирә белән тулы гармониядә, ярдәмчел, конфликтсыз. Аларга командада эшләү җайлы. Кайвакыт үзсүзләнеп алалар, әмма киеренкелекне тиз бетерәләр. Спортны яратмыйлар.
3 төркем
I. Сәламәтлек
Бу кан төркеменең сәламәтлеге чагыштырмача нык. Әмма хроник арыганлык синдромы, склероз, диабет кебек чирләр куркынычы да юк түгел.
II. Файдалы
Сөт ризыкларына акцент ясарга мөмкин. Рационга балык, ит, яшелчә, баклажан, кызыл чөгендер кушырга була.
Спорт төрләреннән: теннис, йөгерү, аэробикага өстенлек бирәләр.
III. Зыянлы
Туңдырма, кабак орлыгы, авокадо, томат согы, бозау йөрәге, каз һәм тавык ите(алар составындагы лектиннар иммунитетны какшата).
IV. Холкы
Холкы тотрыклы, ачык, тиз аралаша, иҗади, беркемгә бәйле түгел, үз фикерен өздереп әйтә, ирекле. Бу төркем канлы кешеләр оптимистик рухта. Алар төрле маҗаралар ярата, ә гадәти көндәлек тормыш – алар өчен күңелсез.
4 төркем
V. Сәламәтлек
ОРВИ белән еш чирли, йөрәк –кан тамырлары, анемия, яман шеш чире дә аларга хас.
VI. Файдалы
Кара ит – анемияне җиңәргә ярдәм итә, ә яңа өлгергән яшелчә, диңгез суүсемнәре яман шешкә профилактика ролен үти.
Чаңгы, тимераякта шуу, йөзү төрләре каны 4 төркем булганнарга туры килә.
VII. Зыянлы
Бодай, кукуруз һәм карабодай ярмалары(матдәләр алмашын акрынайта), камбала, палтус, краб, креветкалар, шулай ук елга кыслалары.
VIII. Холкы
Актив, әмма вакыт – вакыт кыюсыз, консерватив. Бу кан төркемендәге кешеләр башкаларны игътибар белән тыңлап, ярдәм кулы сузарга әзер. Алар илһамлы, күпкырлы талантлы, үзенчәлекле шәхесләр.

Читайте нас: