Якты юлдан
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Республика
27 июль 2021, 10:35

Туризмның яңа төре

Нуриман районында туристларга ял итүнең яңа төрләрен тәкъдим итәләр.

Туризмның яңа төре
Туризмның яңа төре

РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Туризм һәм кунакчыллык индустриясе” милли проектына ярашлы, Нуриман районында киләчәктә туризмны үстерү турында карар иттеләр. “Красный Ключ” паркы территориясендә балалар мәйданчыгы, тренажерлар, визит-үзәге бар, анда төрле сувенирлар сатып алырга, парк буйлап экскурсияга чыгарга гид ялларга мөмкин.

Парк уртасында Красный Ключ карст чыганагы урнашкан. Бу урынны туристлар өчен тагын да кызыклырак ясар өчен урындагы «Голди-Кей» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте «Goldy glamp» глэмпингы эшләде. Анда саф һавада 10 чатыр урнашкан, түләүле парковка, ланч-боксларда өч тапкыр кайнар аш, гриль-учак, кинофильмнар карар өчен пати-тэнт, балалар мәйданчыгы, батутлар, спорт инвентаре прокаты (велосипед, көймә, байдарка, сапборд, катамаран, өстәл теннисы, футбол, балалар самокатлары) эшли. Тирә-якта искиткеч табигать, таулар, урман, елгалар...

– Бу проектны гамәлгә ашыру Нуриман районына туристларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирде, шулай ук Башкортстанда ял итүнең яңа төре – глэмпингны популярлаштырды, – ди район хакимияте башлыгы урынбасары Венер Әхияров.

 https://omet-rb.com/articles/milli-proektlar/2021-07-27/turizmny-ya-a-t-re-2432768

Фото: https://sun9-49.userapi.com

 

Туризмның яңа төре
Туризмның яңа төре
Автор:
Читайте нас: