Якты юлдан
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Республика
8 июль 2021, 10:02

"Зур Урал" көчләрне берләштерә

Башкортстан "Зур Урал" туристик макротөбәге проектын эшли. Республика әлеге проектта катнашырга Чиләбе һәм Свердловск өлкәләрен, шулай ук Пермь краен чакырды.

"Зур Урал" көчләрне берләштерә
"Зур Урал" көчләрне берләштерә
"Зур Урал" көчләрне берләштерә
"Зур Урал" көчләрне берләштерә

Башкортстан инвесторлары "Туризм.РФ" корпорациясенә "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" гомумдәүләт проектында катнашуга заявкалар бирде. Сүз "Мраткино" гаилә курорты, "Павловкада ял йорты" Павловка сусаклагычы ярында заманча туристик комплекс, "Красноусольский Премиум" сәламәтләндерү комплексы, шулай ук "Кунак-Тур" бренды астында пейзаж-кунакханәләр турында бара. Әлеге проектлар "Зур Урал" макротөбәген үстерү кысаларында туристларны җәлеп итү ноктасы булачак дип фаразлана.

Элегрәк "Ростуризм" башлыгы Зарина Догузова билгеләп үткәнчә, Русия туризм күзлегеннән бербөтен буларак карала. Шуңа күрә Башкортстан федераль структуралары ягыннан зур финанс ярдәме җәлеп итү өчен "Зур Урал" туристик макротөбәге проектын эшли, ул территориядә туризм инфраструктурасын үстерү буенча көчләрне берләштерергә тиеш.

Башкортстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Эльмира Туканова фикеренчә, берләшү турхезмәтләр базарында төбәкләрне алга җибәрүгә көчле этәргеч бирәчәк. Ул билгеләп үткәнчә, Башкортстан инвесторлары эшкә актив кушылды да инде.

Ведомство Федераль туризм агентлыгы, Свердловск, Чиләбе өлкәләре, Пермь крае һәм Башкортстан Республикасы арасында билгеләнгән тәртиптә ниятләр турында килешү проектын әзерләгән.

https://kiziltan.ru/articles/nacproekty/Zur-Ural-k-chl-rne-berl-shter-852727/

 

Автор:
Читайте нас: